«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» («ИННОКАМ») Коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеше үзәге» АКБО җтәкчесе Ленар Әхмәтов җитәкчелегендәге составына республиканың Машина төзелеше кластеры, «Робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге» вәкилләре һәм ИТ-кластерда катнашучы «Риэль-инжиниринг» ҖЧҖ кергән делегация 2016 елның 7 июлендә йөк автомобильләре өчен тизлекне алмаштыру тартмасын җитештерү буенча махсуслашкан предприятие - «ЦФ КАМА» ҖЧҖндә булып кайтты.
Визитның максаты булып предприятиенең җитештерү мөмкинлекләре, планнары һәм үсеш перспективалары белән танышу торды.
Очрашу нәтиҗәләре буенча «ЦФ КАМА» ҖЧҖнең «КАМА КҮҮ (кластерлы үсеш үзәге)» АКБО катнашучылар составына керү һәм алга таба Татарстан Республикасының машина төзелеше кластерында катнашучы башка предприятиеләр белән үзара файдалы хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карау турында килешүгә ирешелде.