«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча документларны беренчел тикшерү өчен электрон рәвештә бирергә мөмкин

2016 елның 18 июле, дүшәмбе

«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча документларны 2016 елның 18 июленнән башлап беренчел тикшерү өчен электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге хезмәт тулысынча бушлай, һәм аны алу өчен http://uslugi.fpprt.ru:7891/economy/ адресу буенча керергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» программасы буенча субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу бәйгесе үткәрә. http://mert.tatarstan.ru/rus/Programs_of_business_support/LIZING_GRANT.html.

Бәйге рәвешендә сайлап алуда катнашу өчен гариза кабул итүне 2016 елның 18 июленнән алып 2016 елның 17 августына кадәр (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү вакыты белән 9.00дан 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00дан алып 16.45кә кадәр Казан ш., Мәскәү урамы, 55 йорт (керү ТР Гарантияләр фонды ягыннан) адресы буенча) «Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үстерү программаларын тормышка ашыру үзәге» ДКУ тормышка ашыра.

«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча гаризалар бирү процедурасын җиңеләйтү һәм эшкуарлар өчен тиз һәм уңайлы итү өчен махсус сервис – http://uslugi.fpprt.ru:7891/economy/ эшли башлады. Аның аша беренчел тикшерү өчен документларны электрон рәвештә бирергә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк:  әлеге сервис документларны тутыруның дөреслеген тикшерү өчен генә эшли. «ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча бәйге аша сайлап алуда катнашу өчен кәгазьгә басылган кирәкле документация белән гариза булу МӘҖБҮРИ!

Сайлап алу һәм бәйгедә сайлап алу нәтиҗәләрен игълан итү вакыты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетеның 2013 елның 19 июнендәге 416 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 11 июлендәге  470 номерлы боерыгы редакциясендә) нигезендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International