2016 елның 16 сентябрендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖндә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы узды.
РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чит илдә җитештерелгән товарларга, чит ил затлары тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә караганда Россиядә җитештерелгән товарларга, Россиядә яшәүче затлар тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә өстенлек бирү турында карарны имзалады.
ТР дәүләт хезмәткәрләре арасында уздырыла торган конкурста җиңүчеләр республиканың кадрлар резервына керәчәк.
3нче конкурсны ачу тантанасында шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе ректоры Игорь Привалов катнашты.
«Инновацияле эшчәнлекне икътисадый-хокукый җайлау 2016 Көз» XII Бөтенроссия Конгрессы 2016 елның 3 октябрендә Мәскәүдә «Космос» Кунакханә комплексында Конгресс-үзәктә оештырыла. Чара «Социаль-икътисадый үсеш агентлыгы» Компанияләр Төркеме тарафыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы ярдәмендә 2016 елның 14 сентябрендә «Туган авылым» Милли комплексы ресторанында Казандагы 1нче интернат-мәктәп балалары өчен хәйрия бәйрәме уздырылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты. Чара 13 сентябрь көнне Мәскәүдә үтте.
Агымдагы елның 15-16 сентябре көннәрендә Ростов-на-Дону шәһәрендә под Россия Икътисадый үсеш министрлыгы химаясендә «Бизнес өчен КФҮ» пилот проектын гамәлгә ашыру буенча бөтенроссия семинар-киңәшмә уздырылды.
Киңәшмә кысаларында пилот проектны гамәлгә ашыруның төп юнәлешләрен һәм бурычларын тикшерү өчен эксперт мәйданчыгы, һәм шулай ук КФҮ системасын үстерүнең актуаль сораулары буенча түгәрәк өстәлләр үткәрелде.
2016 елның 14 сентябрендә Яр Чаллыдагы «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы» ДАУ территориясендә «Цифрлы җитештерү һәм автомобиль сәнәгатенең киләчәге» дип аталган Машина төзелеше форумы ачылды.
Форум эше экспозицияләр күргәзмәсеннән башлана.
2016 елның 8 сентябрендә «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Россия Индустриаль парклары ассоциациясе белән берлектә «Индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары: төбәктә җитештерүне үстерү нокталары» түгәрәк өстәле оештырылды. Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә индустриаль паркларны үстерү проблемалары һәм перспективалары тикшерүнең төп темасы булып торды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү өчен эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.