2016 елның 27 сентябрендә 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгынның (адресы: 420021, ТР, Казан ш., Мәскәү ур., 55), конференц-залында Татарстан Республикасы Бизнес-инкубацияләү үзәге белән ташламалы шартларда аренда килешүе төзү хокукына кече эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсы үткәрелә.
Салым ташламалары ярдәмендә инвесторны ничек итеп төбәктә кадрлар әзерләү системасының тулы хокуклы катнашучысы итәргә һәм ресурс үзәгенең ишеге завод цехына керү урыныннан нинди ераклыкта булырга тиеш? Әлеге һәм башка шундый сораулар турында Стратегик инициативалар агентлыгының «Яшь профессионаллар» юнәлеше вәкилләренә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары Андрей Поминов сөйләде.
Татарстан Республикасында заказчының товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) алуга ихтыяҗы турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат алу өчен Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтүнең smb.tattis.ru мәгълүмат порталы эшләп килә.
Порталда сайтны камилләштерү буенча техник эшләр башкарылды.
Республика эшкуарларын COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең сигезенче халыкара ярминкәсенә чакырабыз. Чара 2016 елның 20-21 октябре көннәрендә Пекинда оештырылачак. Әлеге ярминкә КХРның Үсеш һәм реформалар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә уздырыла. COIFair-2016 Кытай инвестицияләренең Сигезенче халыкара ярминкәсенең статуслы чаралары санына «Мәскәү-Пекин.
Бүген гражданнар gosuslugi.ru Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәтләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта федераль порталга шәхси мәгълүматларны ышанычлы саклау таләп ителгән хезмәтләр сорап гариза тапшырганда, үзеңнең исәпкә куелуың турында язманы расларга кирәк.
Дәүләт хакимияте федераль органнарының дәүләт хезмәте күрсәтүләренең тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтәгә ирешү максатларында, 2013 елдан башлап, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән төзелгән «Сезнең контроль» система аша хезмәт күрсәтүләргә даими мониторинг үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы барлык «Минем документларым» (КФҮ) офисларында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең федераль корпорациясе» АҖ хезмәтләрен алу оештырылды.
«Минем документларым» офисы аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен, кече һәм урта эшкуарлык субъектына үзенең ИНН белү дә җитә, һәм шулай ук аның үзе белән шәхесне таныклаучы документы да (РФ гражданины паспорты) булырга тиеш.
«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимнары турында мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган. Корпорация тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр турында өстәмә мәгълүматны Корпорациянең рәсми сайтында алырга мөмкин: http://corpmsp.ru/.
2016 елның 5-7 сентябре көннәрендә 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына багышланган бөтенроссия конкурсының өченче йомгаклау этабы үтә. Яңа купюраларны 2017 елдан әйләнешкә кертү планлаштырыла.
Тавыш бирүләр буенча 2016 елның 16 сентябренә Казан беренче бишлеккә керә. Конкурс статистикасы тәүлегенә ике мәртәбә твоя-россия.рф сайтында яңартыла.
16 сентябрь көнне Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы предприятиеләрендә интеллектуаль милек сорауларына багышланган киңәшмә үтте. Чарада Бизнесның финанс үсеше институтының (Мәскәү ш.) генераль директоры Альберт Шәйхетдинов, республиканың 20дән артык предприятиесе һәм оешмасы җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара багланышлар агентлыгы» ДУП (алга таба - «Дәүләт заказы агентлыгы» ДУП) белән бергә атна саен бушлай белем бирү семинарлары оештыра.