Яр Чаллыда Машина төзелеше форумы старт алды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 14 сентябрендә  Яр Чаллыдагы «Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы»   ДАУ территориясендә  «Цифрлы җитештерү һәм  автомобиль сәнәгатенең киләчәге» дип аталган Машина төзелеше форумы ачылды.

Форум эше  экспозицияләр күргәзмәсеннән башлана.

SIEMENS һәм KUKA компанияләре чараның генераль партнерлары булып торалар.

Форумның ачылышы  «Индустрия 4.0 - автомобиль сәнәгате өчен яңа таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр» пленар сессиясеннән башланды.

Бүген шулай ук  «Уникаль ноу-хау: цифрлы җитештерүдә сыгылмалы җитештерү модуле өчен Siemens, Siemens PLM, Kuka Robotics компанияләре чишелешләрен кулланып табылган чишелешләр»  Федераль сессиясе уздырылды.

 Форум эшенең соңгы көнендә «Алабуга» Махсус икътисадый зонасына, «КАМАЗ» ГАҖнә, КФУның  Инжиниринг үзәгенә һәм «Магнолия» Яр Чаллы кою-механика заводына бару планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International