РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев чит илдә җитештерелгән товарларга, чит ил затлары тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә караганда Россиядә җитештерелгән товарларга, Россиядә яшәүче затлар тарафыннан башкарылган эшләр, күрсәтелгән хезмәтләргә өстенлек бирү турында карарны имзалады.
Документ Россия Хөкүмәтенең «Юридик затларның аерым төрләре тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу турында» 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль законның 3 маддәсе 8 өлешенең 1 пунктында каралган вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өчен эшләнде.