Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре Казан 1нче интернат-мәктәп балалары өчен хәйрия бәйрәме оештырылды

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллективы   ярдәмендә 2016 елның 14 сентябрендә  «Туган авылым»  Милли комплексы ресторанында  Казандагы 1нче интернат-мәктәп балалары өчен хәйрия бәйрәме уздырылды.

Хәйрия чарасы барышында  6,7 һәм  9 сыйныф укучылары өчен  Эшкуарлык фабрикасы проектында катнашучыларның чыгышлары оештырылды.  Чыгышлар авырлыкларны җиңә белү, максатка ирешү юллары турында булды. Чарада пешкән ризыклар һәм тәм-томнарга бай чәй табыны да, балалар үзләре катнаша алган фәнни-күңел ачу тамашасы да,  «Туган авылым» комплексы буенча экускурсия дә оештырылды.

Бәйрәм ахырында балаларга  бизнес турында өстәл уеннары бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International