2016 елның 8 сентябрендә «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Россия Индустриаль парклары ассоциациясе белән берлектә «Индустриаль парклар һәм сәнәгать мәйданчыклары: төбәктә җитештерүне үстерү нокталары» түгәрәк өстәле оештырылды. Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә индустриаль паркларны үстерү проблемалары һәм перспективалары тикшерүнең төп темасы булып торды.
Рөстәм Сибгатуллин үзенең чыгышында муниципаль дәрәҗәдәге индустриаль паркларына, сәнәгать мәйданчыкларына һәм аларның резидентларына Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.