ТР дәүләт хезмәткәрләре арасында уздырыла торган конкурста җиңүчеләр республиканың кадрлар резервына керәчәк.
3нче конкурсны ачу тантанасында шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе ректоры Игорь Привалов катнашты.
Икътисад министры Артём Здунов дәүләт аппаратының бүгенге көндә күп кенә икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне (шуларның иң мөһиме - «Стратегия-2030») хәл итүгә төбәлгәнен билгеләп үтте. Исегезгә төшереп үтик, узган ел министрлык хезмәткәрләре шундый бәйгенең җиңүчеләре арасына кергән иде. Конкурска нәтиҗәләр ясау, һәм шулай ук анда җиңүчеләрне бүләкләү оештыручылар тарафыннан 6 ноябрьгә – ТР Конституциясе көненә туры китерелде.