Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм министрлыгында «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү өчен эксперт эшче төркеменең йомгаклау утырышы узды.
Эшче төркем утырышында конкурсның 10 номинациясе буенча «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабының 24 җиңүчесе билгеләнде.
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан уздырыла торган конкурсның федераль этабында катнашу өчен, 9 номинация буенча җиңүчеләр тәкъдим ителде.