Артём Здунов Социаль-икътисадый үсешнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең эшче төркеме утырышында катнашты

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артем Здунов  Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән  максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча РФ Президенты каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты. Чара 13 сентябрь көнне Мәскәүдә үтте.

Утырышта  Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 596-606 номерлы указларында каралган күрсәтмәләрнең ничек үтәлә баруы докладлар  ясауның билгеләнгән срокларына ярашлы рәвештә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International