«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» КБП» Ассоциациясе Коллегиясенең 2016-2017 елларга эш планы расланды

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 16 сентябрендә  «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖндә «Кама  инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе Коллегиясе утырышы узды.

Утырыш кысаларында Партнерлык Коллегиясенең 2016-2017 елларга эш планы расланды, Кама инновацияле тер­риториаль-җитештерү кластерында импортны алыштыручы җитештерүләр ачу һәм үстерү буенча кайбер предприятиенең проектлары тикшерелде.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Кама кластерында катнашучы оешмаларга әлеге эштә актив катнашырга тәкъдим ителде, шул исәптән Кама кластерының 2020 елга кадәрге үсеш Стратегиясен формалаштыру өлешендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International