ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген, 2016 елның 23 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Утырыш эше 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын, 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019  елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын тикшерүгә багышланган иде.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Әлеге документта газ бүлү челтәрләренә кушылу процедурасын камилләштерүгә караган чаралар билгеләнә.

 

РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә әзерләнгән Табигый-фәнни һәм техник юнәлешле гомум белем бирү программаларының ачыклыгын тәэмин итү буенча чаралар турында  917нче карарны һәм 1940-р номерлы күрсәтмәне    имзалады.

 

2016 елның 22 сентябрендә  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәгенең  «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре өчен Татарстан Республикасының  Француз Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Усманович Юсупов белән очрашу оештырды һәм үткәрде.

 

2016 елның  20 сентябрендә «Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлекне үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне Россия МКФХнең Уку-укыту методик үзәге белән берлектә  Монополиягә каршы Федераль хезмәт оештырды.

 

Исегезгә төшереп үтәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасында  «Минем документларым»ның барлык офисларында (КФҮ) Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлеге тудырылды.

 

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 9 сентябрендәге 892нче Карары белән  Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга планлы тикшерү үткәрүнең еллык планнарына контроль ясауны әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.

 

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион советы утырышы узды. Ул «Финанс-икътисадый вазгыять һәм оешмалар тарафыннан хезмәт хакларын  түләүгә һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләренә караган бурычларны каплау буенча күрелә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган иде. Утырышны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров алып барды.

 

2016 елның  22 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеген, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

 

2016 елның 19-22 сентябре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясенең Пермь краена бизнес-миссиясе уздырылды.

Делегация составына  Кама кластерында катнашучы 15 предприятие кергән иде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International