Икътисад министрлыгы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион советы утырышында катнашты

2016 елның 23 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өч яклы комиссиясе каршындагы Хезмәткә түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координацион советы утырышы узды. Ул «Финанс-икътисадый вазгыять һәм оешмалар тарафыннан хезмәт хакларын  түләүгә һәм мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләренә караган бурычларны каплау буенча күрелә торган чаралар турында»гы сорауга багышланган иде. Утырышны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров алып барды.

Утырышта Казан шәһәрләрендәге, Яңа Чишмә һәм Теләче муниципаль районнарындагы бурычлы предприятиеләрдә хезмәт хакын түләүгә, физик затларның кеременә салым (НДФЛ), мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү туләүләренә бәйле вазгыять тикшерелде. Оешма җитәкчеләренә  хезмәт хаклары, НДФЛ , мәҗбүри пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерү түләүләре буенча булган бурычларны каплауга караган чаралар күрү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International