2016 елның 23 сентябрендә Мәскәү шәһәрендәге Тышкы икътисадый банкта «Тышкы икътисадый банкның яңа шартларда Россия Федерациясе төбәкләре һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән үзара эш итүе» темасына багышланган киңәшмә үтте.
2016 елның 22 сентябрендә 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының (алга таба – Фонд) конференц-залында 2016 елның 23 августында игълан ителгән Татарстан Республикасы Гарантия фонды акчаларын депозитларга урнаштыру өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурска банклардан килгән гариза конвертларын ачтылар: Казан ш., Мәскәү ур., 55.
2016 елның октябрендә Кырым Республикасының Сәнәгать сәясәте министрлыгы ярдәме белән «Ялта-Интурист» Кунакханә комплексында берничә махуслаштырылган күргәзмә чаралары оештырыла.
Дәүләт сатып алуларында катнашуларның нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты, «ТРның Сатып алулар үзәге» ТР ДУПнең оештыру ярдәме белән, 2016 елның 27 сентябрендә КУЭ, ССП, СЮКБО, инвалидлар оешмалары һәм республика товар җитештерүчеләре өчен «44-ФЗ һәм 223-ФЗ буенча сатып алуларда катнашу» темасына семинар-киңәшмә оештыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында «Җиһаз лизингы үсеше: кече һәм урта эшкуарлык субъектларының җиһаз лизингы (ЛИЗИНГ – ГРАНТ) шартнамәсе буенча беренче кертемне (авансны) түләүгә киткән чыгымнарын субсидияләү» чарасына ярдәм күрсәтү буенча Конкурс комиссиясе утырышының 2016 елның 20 сентябрендәге 1\ЛГ номерлы беркетмәсе урнаштырылды.
Конкурс барышында, Россия Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацияле үстерү Советы Президиумы тарафыннан расланып, түбәндәге юнәлешләргә караган Милли технологик инициатива юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында НИОКРны үтәүне күз уңында тоткан проектларны сайлап алу планлаштырыла.
2016 елның 22 сентябрендә Казанда Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эреләрдән булган GenerationS стартап-акселератор презентациясе үтә. Чарада төбәкнең фән һәм яңа технологияләр белән кызыксынган, һәм шулай ук үз бизнессы өчен старт алу һәм үсеш мөмкинлекләре эзләгән һәм кешесе катнаша ала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Җайлау йогынтысын бәяләү департаментының «Россия тимер юлларының тимер юл инфраструктурасында инновацияле йөк вагоннарын куллануның икътисадый нәтиҗәлелеген бәяләү методикасын раслау турында» Россия Федерациясе Транспорт министрлыгы боерыгы проектына гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Сезгә 2016 елның 3 октябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте Хөкүмәте арасында Килешүнең үз көченә керәүен хәбәр итә. 2016 елның 12 апрелендә имзаланган Килешүгә ярашлы рәвештә Россия Федерациясе гражданнары һәм Күпмилләтле Боливия Дәүләте гражданнары өчен әлеге илләргә барганда виза таләп ителми.
2016 елның 29 ноябрендә Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.
Милли конгресс – бүгенге көндә актуаль булган кискен икътисадый мәсьәләләрне тикшерү процессында, иң беренче чиратта, эшкуарлар, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешмалар арасында озакка исәпләнгән партнерлык мөнәсәбәтләрен булдыруга юнәлдерелгән ачык халыкара эшлекле мәйданчык.