Бүген, 2016 елның 23 сентябрендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы уздырылды. Утырыш эше 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше фаразларын, 2017 елга, һәм шулай ук 2018 һәм 2019 елларның планлы чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын тикшерүгә багышланган иде.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В.Песошин үткәрде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов та катнашты.
Агымдагы икътисадый вазгыятькә кыскача характеристика бирү һәм 2017-2019 елларга Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше фаразларының төп параметрлары буенча Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары О.В.Пелевин чыгыш ясады.