2016 елның 19-22 сентябре көннәрендә Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры делегациясенең Пермь краена бизнес-миссиясе уздырылды.
Делегация составына Кама кластерында катнашучы 15 предприятие кергән иде.
Визит кысаларында Пермь краеның Икътисадый үсеш министрлыгы һәм кайбер предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашулар оештырылды. Пермь краеның Икътисадый үсеш министрлыгында узган очрашу кысаларында Пермь крае Икътисадый үсеш министрлыгы, «КИТҖК» КБО» Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры арасында хезмәттәшлек турында өч яклы килешү, һәм шулай ук «КИТҖК» КБО» Ассоциациясе һәм «Халыкара эшлекле союз» Ассоциациясе, Татарстан Республикасы Машина төзелеше кластеры һәм «Халыкара эшлекле союз» Ассоциациясе арасында ике яклы килешүләр имзаланды.