Исегезгә төшереп үтәбез: 2016 елның августыннан Татарстан Республикасында «Минем документларым»ның барлык офисларында (КФҮ) Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Федераль корпорация» АҖ хезмәтләрен алу мөмкинлеге тудырылды.
«Минем документларым» офислары аша Корпорация хезмәтләрен алу өчен кече һәм урта эшкуарлык субъектына үз ИНН белү дә җитә, һәм шулай ук шәхесне таныклаучы документ (РФ гражданины паспорты) булуы да шарт.
«Минем документларым» офисларының адреслары һәм эш режимы турында мәгълүмат https://uslugi.tatarstan.ru/mfc сайтында урнаштырылган. Корпорация хезмәтләре турында өстәмә мәгълүмат Корпорациянең рәсми сайтында да бар: http://corpmsp.ru/