Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 23 сентябре, җомга

2016 елның  22 сентябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеген, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне тикшерү буенча баланс комиссиясе утырышы узды.

Баланс комиссиясе эше йомгаклары буенча эшчәнлекләре тикшерелгән предприятиеләрдәге җитештерүләрнең рентабельлелеген күтәрү һәм аларның эшчәнлекләренең финанс нәтиҗәләрен яхшырту буенча таләп ителгән чараларны үткәрү турында карарлар кабул ителде.

Баланс комиссиясе эшендә предприятие җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Россия ФСХнең ТР буенча Идарәсе вәкилләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International