Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, Санкт-Петербург Импортны алыштыру һәм локальләштерү үзәгендә даими эшләүче стенд оештырды.
Әлеге стендны төзүнең максаты - Үзәкнең тематик атналыкларында Татарстан Республикасы предприятиеләрен катнаштыру, республика предприятиеләре продукцияләрен алга этәрү, семинарларны, сөйләшүләр һәм презентацияләрне үткәрү өчен мәйдан булдыру. Татарстан Республикасы стенды бушлай бирелә.
Атна дәвамында булачак тренерлар өченче белем бирү сессиясендә катнашты. Әлеге сессия кысаларында аларга «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» һәм «Экспортерлар өчен финанс ресурслары белән идарә итү» РЭҮ Белем бирү проектлары программалары курслары буенча стандартлар тапшырылды.
27-29 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә Беренче Франция-Россия бизнес-форумы узачак. Булачак чараның төп идеясе – уртак эшлекле партнерлыкны үстерү буенча үзара дустанә диалогка әзер Россия һәм Франция эшкуарларын берләштерергә тиешле «Сәясәтсез бизнес».
Агымдагы елның 27 сентябрендә 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча урнашкан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы бинасында Татарстан Республикасының Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән хезмәттәшлеге турында Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында ТР Икътисад министрлыгында Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник катнашлыгында семинар-киңәшмә уздырыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55 (актлар залы, 4 кат).
2016 елның 19-23 сентябре көннәрендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар стажировка үтте. Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында стажировканы оештыру эшен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы 2016 елның 24-25 сентябре көннәрендә яшүсмерләр һәм олылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 4нче этабында катнашты.
2016 елның 25 сентябрендә Меңьеллык мәйданында «Милләтләр кроссы-2016» Бөтенроссия узышы үткәрелде. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хезмәткәрләре ел саен әлеге гаять зур спорт чарасында актив катнашып киләләр.
КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшкуарларга маркетинг һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатларында КУЭ Бизнес-навигаторы Мәгълүмат-аналитика системасы эшләнде. КУЭ Бизнес-навигаторында урнаштыру өчен, иҗтимагый-эшлекле берләшмәләр һәм банк ассоциацияләре белән берлектә, локальләштерелгән бизнесның 90нан артык иң таралган төрләре (күбрәк хезмәт күрсәтүләргә караган) сайлап алынды. Аларның һәркайсы өчен бизнесны алып баруның типлаштырылган форматлары исемлеге билгеләнде һәм маркетинг стратегиясе, инвестицияле һәм операцион чыгымнары, финанс-икътисадый нәтиҗәләре һәм инвестицияләрнең аклануы саналган бизнес-планнар эшләнде. v
Шунысын хәбәр итәбез: Россия Пенсия фонды сайтының «Гражданинның шәхси кабинетында» пенсия тупланмалары акчалары хисабыннан тиз арада һәм бер тапкыр түләнә торган акчаларны билгеләү буенча сервис эшләп китте. Шулай итеп, хәзер гражданнарга пенсия тупланмаларының барлык өч төре (пенсиянең тупланма өлеше, тиз арада түләнә торган һәм бер тапкыр түләнә торган) түләүләрен дә дистанцион ысул белән алып була.
Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 елның 8 сентябрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлык үсеше еллык форумы кысаларында үткәрелгән «Export ME» Конференциясе эшен чагылдырган хисап видеоролигы тәкъдим итте.