2016 елның 20 сентябрендә «Сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә көндәшлекне үстерү» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне Россия МКФХнең Уку-укыту методик үзәге белән берлектә Монополиягә каршы Федераль хезмәт оештырды.
Әлеге чараның югары дәрәҗәдә үтүен тагын бер мәртәбә билгеләп үтәбез. Конференциядә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия МКФХ җитәкчесе урынбасары Андрей Кашеваров һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Инвестицияле һәм инновацияле эшчәнлек идарәсенең конкуренцияне үстерү бүлеге башлыгы Ильяс Галимов катнашты.
Әлеге конференция кысаларында Татарстан Республикасында ваклап сатуны үстерү сораулары анализланды, сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә федераль закон таләпләренең үтәлеше буенча республиканың мониторинг төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре яңгырады.
Моннан тыш, түбәндәге темалар буенча да фикер алышулар узды: төбәкләрнең кулланучылар базарларындагы көндәшлекнең торышы, сәүдә турында Закон шартларында тәэминатчылар өчен финанс куркынычлары, сәүдә эшчәнлегендә монополиягә каршы һәм җәмәгать контроле мәсьәләләре, һәм шулай ук сәүдә эшчәнлеге өлкәсендә монополиягә каршы таләпләрне бозган өчен җаваплылыкка тарту тәҗрибәсенә кагылышлы сораулар.