РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Әлеге документта газ бүлү челтәрләренә кушылу процедурасын камилләштерүгә караган чаралар билгеләнә.
Документ 2015 елның 1 декабрендә инвестицион климатны яхшырту буенча милли эшкуарлык инициативасының «юл картасын» гамәлгә ашыру турындагы киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән карарларга (ДМ-П13-101пр номерлы карар, 3нче пункт) һәм Хөкүмәтнең 2012 елның 6 сентябрендәге 1613-р номерлы күрсәтмәсенең 12нче пунктына ярашлы рәвештә кертелде.