27-29 сентябрь көннәрендә Мәскәүдә Беренче Франция-Россия бизнес-форумы узачак. Булачак чараның төп идеясе – уртак эшлекле партнерлыкны үстерү буенча үзара дустанә диалогка әзер Россия һәм Франция эшкуарларын берләштерергә тиешле «Сәясәтсез бизнес».
Беренче Франция-Россия бизнес-форумы чаралары программасының нечкәлекләре белән www.russia-france.com сайтында танышырга була. Катнашу сораулары буенча Яна Кузинага (8-495-258-00-26, өст. 124), Елизавета Коватевага (8-495-258-00-26, өст. 147); E-mail: frforum@inconnect.ru сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.