КУЭ Корпорациясе тарафыннан эшкуарларга маркетинг һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү максатларында КУЭ Бизнес-навигаторы Мәгълүмат-аналитика системасы эшләнде. КУЭ Бизнес-навигаторында урнаштыру өчен, иҗтимагый-эшлекле берләшмәләр һәм банк ассоциацияләре белән берлектә, локальләштерелгән бизнесның 90нан артык иң таралган төрләре (күбрәк хезмәт күрсәтүләргә караган) сайлап алынды. Аларның һәркайсы өчен бизнесны алып баруның типлаштырылган форматлары исемлеге билгеләнде һәм маркетинг стратегиясе, инвестицияле һәм операцион чыгымнары, финанс-икътисадый нәтиҗәләре һәм инвестицияләрнең аклануы саналган бизнес-планнар эшләнде. Барлыгы 300гә якын үрнәк бизнес-план булдырылды.