Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы бадминтон буенча ярышларда катнашты

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы командасы 2016 елның 24-25 сентябре көннәрендә  яшүсмерләр һәм олылар арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 4нче этабында катнашты.

Уеннар традиция буенча ике яшь төркемендә үтте: 2002 елгылар һәм аннан кечерәкләр, 2001 елгылар һәм аннан олыраклар. Олылар төркемендә профессионаллар  («А» төркеме) һәм һәвәскәрләр («Б» төркеме) чыгыш ясады. 
Шунысын билгеләп үтик: ТР шәхси Кубогы ел дәвамында үткәрелә һәм финалы декабрь аенда булган алты этаптан тора. Һәр этап нәтиҗәләре буенча бадминтончыларның республика рейтингы яңартылып килә. Моннан алдагы этаплар Казанда, Түбән Камда һәм Базарлы Матакта үткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International