Шунысын хәбәр итәбез: Россия Пенсия фонды сайтының «Гражданинның шәхси кабинетында» пенсия тупланмалары акчалары хисабыннан тиз арада һәм бер тапкыр түләнә торган акчаларны билгеләү буенча сервис эшләп китте. Шулай итеп, хәзер гражданнарга пенсия тупланмаларының барлык өч төре (пенсиянең тупланма өлеше, тиз арада түләнә торган һәм бер тапкыр түләнә торган) түләүләрен дә дистанцион ысул белән алып була.
Исегезгә төшерик: РПФ тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм сервислар Пенсия фонды сайтында бер порталга берләштерелгән: es.pfrf.ru. РПФның хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен, дәүләт хезмәт күрсәтүләренең бердәм порталында (gosuslugi.ru) расланган исәпкә алыну язмасының булуы шарт. Дәүләт хезмәт күрсәтү порталы сайтында теркәү үткән гражданнарга уңайлы булсын өчен, исәпкә алыну язмасын шулай ук «Минем документларымның» (КФҮ) барлык офисларында да раслау мөмкинлеге тудырылган.
КФҮләр эше турында тулырак мәгълүмат, элемтә өчен телефон номерлары һәм филиалларның эшләү режимнары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы белешмә КФҮ Порталында урнаштырылган://uslugi.tatarstan.ru/mfc.