Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге «Export ME» Конференциясе эшен чагылдырган хисап видеоролигы тәкъдим итте

2016 елның 23 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 елның 8 сентябрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлык үсеше еллык  форумы кысаларында үткәрелгән «Export ME» Конференциясе эшен чагылдырган хисап видеоролигы тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге 2016 елның  8 сентябрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә  «Export ME» Конференциясен оештырды һәм үткәрде.  Әлеге чара Казан шәһәрендә 2016 елның 8-9 сентябре көннәрендә уздырылган «Киләчәккә караш» эшкуарлыкны үстерү форумы кысаларында үтте.

Конференция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы экспорт юнәлешле предприятиеләре товарны экспортлау өчен кирәкле халыкара сертификатларны үтү һәм аларны алуга бәйле көнүзәк сорауларга җавап алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International