ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

Конкурслар  Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң эреләрдән саналган  GenerationS стартап-акселераторы кысаларында уза. Аларның максаты - Россия сәнәгатенең төп технологик юнәлешләренә игътибарны җәлеп итү, һәм шулай ук җитештерү технологияләрен үстерүдә компанияләр ихтыяҗына туры килгән өстенлекләрне ачыклау. Мондый  формат Милли технологик инициативаның  «Технет» эшче төркеме составына кергән  компанияләр өчен компетенцияләр булдыруга һәм оригиналь чишелешләр уйлап табуга ярдәм итәчәк.

 

Статс-секретарь – РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев югары технологияле компанияләр - милли чемпионнар өчен ментор программасын эшләтеп җибәрүгә багышланган киңәшмә үткәрде.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сочи-2016» халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Сочи шәһәренә килде, форум 2016 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Олимпия паркының Төп медиаүзәгендә булачак.

 

 


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Сочидагы Халыкара инвестицион форумда Татарстан Республикасы белән «Россети» ГАҖ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.

Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россети» ГАҖ генераль директоры Олег Бударгин кул куйды.

 


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәслегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы утырышы узды.

 

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев “Кол Гали” кунакханә комплексы төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

 


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбендә Россия Хөкүмәте һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды вәкилләре каршында моношәһәрләрне үстерү проектларын яклау уңышлы үтте. Монопрофильле муниципаль берәмлекләрне модернизацияләү һәм үстерү проектлары белән идарә итә торган 20 команда, шул исәптән Яшел Үзән моношәһәрен үстерү проектын уңышлы яклаган Татарстан Республикасы командасы вәкилләре үз проектларын тәкъдим иттеләр.

 

Бүген ТР Икътисад министрлыгында кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре чакырылган семинар-киңәшмә узды.  Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба – Фонд) генераль директоры киңәшчесе Иван Бортник, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фонд тарафыннан оештырыла торган конкурслар турында җентекләп сөйләде.

 

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, Санкт-Петербург Импортны алыштыру һәм локальләштерү үзәгендә даими эшләүче стенд оештырды.

Әлеге стендны төзүнең максаты  - Үзәкнең тематик атналыкларында Татарстан Республикасы предприятиеләрен катнаштыру, республика предприятиеләре  продукцияләрен алга этәрү, семинарларны, сөйләшүләр һәм  презентацияләрне үткәрү өчен мәйдан булдыру. Татарстан Республикасы стенды бушлай бирелә.

 

Атна дәвамында булачак тренерлар өченче белем бирү сессиясендә катнашты. Әлеге сессия кысаларында аларга «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» һәм «Экспортерлар өчен финанс ресурслары белән идарә итү» РЭҮ Белем бирү проектлары программалары курслары буенча стандартлар тапшырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International