Томск өлкәсе эшкуарлары Татарстан Республикасы предприятиеләрендә стажировка үттеләр

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

2016 елның 19-23 сентябре көннәрендә Татарстан Республикасы предприятиеләрендә Томск өлкәсеннән килгән 6 эшкуар стажировка үтте.  Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар әзерләүнең дәүләт планын гамәлгә ашыру кысаларында стажировканы оештыру эшен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Идарәче кадрларын әзерләүнең Президент программасын тәмамлаучылар ассоциациясе үз өстенә алды.

Бер атна эчендә Томск өлкәсе менеджерлары өчен, аларның  кызыксынуларына карап, 40 предприятиедә очрашулар үткәрелде, һәм шулай ук төркемләп IT-парк, Эшкуарлык фабрикасы һәм Иннополис шәһәренә барулар оештырылды.

Стажировка нәтиҗәләре буенча Томск өлкәсе эшкуарларына сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International