Атна дәвамында булачак тренерлар өченче белем бирү сессиясендә катнашты. Әлеге сессия кысаларында аларга «Экспортерлар өчен нәтиҗәле маркетинг» һәм «Экспортерлар өчен финанс ресурслары белән идарә итү» РЭҮ Белем бирү проектлары программалары курслары буенча стандартлар тапшырылды.
РЭҮ Белем бирү проектлары программаларының биш курсы буенча көндезге укулар РФнең 13 төбәгендәге тыңлаучылар өчен мөмкин. Эш башлаучы экспортерлар өчен программага барлыгы сигез курс керә, алар 2016 елда эшләп китәчәк.