ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2016 ел
шимбә

Конкурс барышында, Россия Президенты каршындагы Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацияле үстерү Советы Президиумы тарафыннан расланып, түбәндәге юнәлешләргә караган Милли технологик инициатива юл карталарын гамәлгә ашыру кысаларында НИОКРны үтәүне күз уңында тоткан проектларны сайлап алу планлаштырыла:

 

Форумны оештыручылар арасында - Красноярск крае Хөкүмәте, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Красноярск төбәк бүлеге, «Опора России» оешмасының төбәк бүлеге, «Чикләрсез Себер» Себер эшкуарларының төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Красноярск ярминкәсе» күргәзмә комплексы һәм башкалар.

 


7
октябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 6-8 октябре көннәрендә  Татарстан Республикасы командасы академиядә «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының өченче (йомгаклау) этабын үтә.

 

2016 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 1 сентябренә карата Татарстан Республикасының җыелма бюджетына салымнар буенча бурычлары булган предприятиеләрдәге вазгыятьне тикшерүгә багышланган баланс комиссиясе утырышы үтте.

 


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты юристларны, сатулар буенча менеджерларны, проект менеджерларын һәм  HR- менеджерларны белем бирү программасында катнашу өчен сайлап алу конкурсында катнашырга чакыра.

 

2016 елның 26 октябрендә  Франция-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы  «Россиядә җитештерүне локальләштерү үзенчәлекләре. Инвестицияләр өчен үсеш юллары һәм перспективалы векторлар» түгәрәк өстәлен оештыра. Түгәрәк өстәл Россиядә эшлекле климат торышына бәя бирергә һәм бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләргә анализ ясарга ярдәм итәчәк. Төрлек тармаклар буенча эш итүче экспертлар үз аналитикаларын тәкъдим итәчәкләр һәм кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Чараның эшлекле партнерларының берсе сыйфатында Индустриаль парклар ассоциациясе катнашачак.

 


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Үсеш-ФТИ» конкурсында катнашу буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов үткәрде.

 

2016 елның 10 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен үстерүгә һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында җәелдерүгә бәйле чыгымнарын финанслар белән тәэмин итү буенча конкурста катнашуга гаризалар җыя башлау турында  игълан  ителә.

 

2016 елның 4 октябрендә В. Г. Тимирясов исемендәге  КИУ (ИЭУП) базасында Чистай шәһәрендә  Эшкуарлык фабрикасы (Казан ш.) вәкилләре һәм, аны тәмамлап, уңышка ирешкәннәр, һәм шулай ук Чистай шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге вәкилләре белән шәһәр эшкуарлары һәм студентлары арасында очрашу оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International