Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» карары проекты әзерләнде һәм хәзерге вакытта гавами тикшерү процедурасын үтә.
Проект белән зыян куркынычы категориясен югарыракка яисә түбәнрәккә алыштыру турында карар кабул итү тәртибе раслана.
Әлеге проект буенча гавами тикшерүләрдә 2016 елның 27 октябренә кадәр Норматив-хокукый актлар федераль порталының рәсми сайтында сылтама буенча барып катнашырга мөмкин.