Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Үсеш-ФТИ» конкурсында катнашу буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов үткәрде.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2016 елның 30 октябренә кадәр кабул ителә.
Гаризаларны түбәндәге адрес буенча автоматлаштырылган система аша тапшырырга мөмкин: http://online.fasie.ru.
Конкурста катнашу шартлары белән «Инновацияләргә ярдәм итү фонды» ФДУП сайтында танышырга була: www.fasie.ru.
Тулырак мәгълүмат алу өчен, төбәк вәкилләренә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Сергей Владимирович Юшко 8 (843) 570-68-40 һәм Петр Петрович Баскевич 8 (843) 510-51-50.