«Алабуга» МИЗ Корпоратив университеты юристларны, сатулар буенча менеджерларны, проект менеджерларын һәм HR- менеджерларны белем бирү программасында катнашу өчен сайлап алу конкурсында катнашырга чакыра.
Программа буенча укуларны тәмамлаучылар сәнәгать менеджменты өлкәсендә специализациягә ия булачаклар һәм «Алабуга» МИЗнда эшкә керү мөмкинлеге алачаклар.
Гаризаларны uni.alabuga.ru сайтында 2016 елның 1 ноябренә кадәр тапшырырга мөмкин.
Һәр катнашучы, уку барышында алган белемнәрен кулланып, сәнәгать менеджменты өлкәсендә тәкъдим ителгән кейс-проектны гамәлгә ашыра.
Программа буенча йомгаклау чарасы – тармакның иң яхшы экспертлары каршында проектыңны яклау һәм “Алабуга” МИЗ яисә берәр резидент компания командасына керә алу мөмкинлеге.