Чистайда Эшкуарлык фабрикасы вәкилләренең эшкуарлар һәм студентлар белән очрашуы

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

2016 елның 4 октябрендә В. Г. Тимирясов исемендәге  КИУ (ИЭУП) базасында Чистай шәһәрендә  Эшкуарлык фабрикасы (Казан ш.) вәкилләре һәм, аны тәмамлап, уңышка ирешкәннәр, һәм шулай ук Чистай шәһәре Бизнес-инкубатор үзәге вәкилләре белән шәһәр эшкуарлары һәм студентлары арасында очрашу оештырылды.

Очрашу вакытында Эшкуарлык фабрикасы вәкилләре әлеге проектның барлыкка килүе тарихы турында сөйләделәр, аны тәмамлаган иң билгеле кешеләр һәм аларның бизнеслары белән таныштырдылар, һәм шулай ук яңа эш башлаучы эшкуарлар, үз бизнесларын дөрес һәм аңлаешлы итеп төзергә теләгән студентлар белән тренинглар үткәрделәр.

Очрашу үзара аралашу форматында үтте, кунаклар һәм катнашучылар Эшкуарлык фабрикасы һәм Бизнес-инкубатор үзәге вәкилләренә сорауларын бирделәр, үз бизнесларында күпмедер уңышка ирешкән һәм хәзер дә үсешләрен дәвам иткән Эшкуарлык фабрикасын тәмамлаучылар белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International