2016 елның 26 октябрендә Франция-Россия сәүдә-сәнәгать палатасы «Россиядә җитештерүне локальләштерү үзенчәлекләре. Инвестицияләр өчен үсеш юллары һәм перспективалы векторлар» түгәрәк өстәлен оештыра. Түгәрәк өстәл Россиядә эшлекле климат торышына бәя бирергә һәм бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләргә анализ ясарга ярдәм итәчәк. Төрлек тармаклар буенча эш итүче экспертлар үз аналитикаларын тәкъдим итәчәкләр һәм кунакларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәкләр. Чараның эшлекле партнерларының берсе сыйфатында Индустриаль парклар ассоциациясе катнашачак.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар Россиядә эшкуарлыкны һәм инвестицияле эшчәнлекне үстерүгә караган көнүзәк мәсьәләләрне тикшерергә планлаштыралар.
Булачак чара турында тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.