2016 елның 6-8 октябре көннәрендә Татарстан Республикасы командасы академиядә «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының өченче (йомгаклау) этабын үтә.
Алты ай дәвамында идарәче командалар үзенең эчтәлеге, структурасы, укыту методикасы һәм мөгаллимнәр составы буенча уникаль саналган программада актив катнаштылар.
2016 елның 8 октябрендә командалар инвестицияле климатны яхшырту буенча башкарылган эшләренең нәтиҗәләрен, һәм шулай ук үзләре тапкан идарә итүне үзгәртү ысулларын составында башкарма хакимиятнең федераль органнары, экспертлар җәмәгатьчелеге вәкилләре, инвесторлар, һәм шулай ук Россия Федерациясе субъектларының иң югары вазыйфаи затлары катнашкан жюригә тәкъдим итәчәкләр.