Форумны оештыручылар арасында - Красноярск крае Хөкүмәте, «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Красноярск төбәк бүлеге, «Опора России» оешмасының төбәк бүлеге, «Чикләрсез Себер» Себер эшкуарларының төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Красноярск ярминкәсе» күргәзмә комплексы һәм башкалар.
Себер эшкуарлары форумы конференцияләр, түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар форматында түбәндәге темалар буенча уздырыла:
Себер эшкуарлары форумы кысаларында хакимиятнең төбәк бүлеге һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре өчен «Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү» темасына багышланган семинар-практикум оештырылачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Хаҗиәхмәтов Булат Зөфәровичның катнашуы көтелә.
Себер эшкуарлары форумы программасы һәм анда катнашу шартлары белән тулырак түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://www.krasfair.ru/events/business/