Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы баланс комиссиясе утырышында катнашты

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында 2016 елның 1 сентябренә карата Татарстан Республикасының җыелма бюджетына салымнар буенча бурычлары булган предприятиеләрдәге вазгыятьне тикшерүгә багышланган баланс комиссиясе утырышы үтте.

Утырышта салымнар (өстәмә кыйммәткә салым, физик затлар кеременә салым, милеккә салым һ.б.) буенча бурычлар, салым бурычының барлыкка килүе сәбәпләре, оешмаларның  дебиторлык һәм кредиторлык бурычларының булуы һ.б.лар тикшерелде.

Баланс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча  оешмаларның бурычларын каплау графигын әзерләү, оешма банкротлык стадиясендә булган очракта, конкурс буенча сайлап куелган идарәчеләр тарафыннан әлеге оешмаларның мөлкәтләрен сату һәм салым бурычларын каплаулары турында белешмә бирелергә тиешлеге турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International