23 — 26 майда Төмәндә инновацияләрнең беренче атнасы була. Төмән илнең иң яхшы инноваторларын җыя. Берничә көн дәвамында катнашучыларның өлкә лидерлары белән тәҗрибә уртаклашырга һәм үз стартапына инвестицияләр алу мөмкинлеге булачак.
Татарстан Республикасы мәктәп компанияләренең XV слеты 13-14 апрельдә «Штаб. Креатив индустрияләр резиденциясе» мәйданында уңышлы узды. Мәктәп компанияләре слетында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов булып, мәктәп компанияләренең күрсәткән проектларының югары дәрәҗәсен, катнашучыларның һөнәри белемен билгеләде һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Чара "Яшьләр уңышы" Җәмәгать оешмасы Казан үзәге, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «АК БАРС» Акционерлык коммерция банкы "Талантлар университеты" коммерция булмаган автоном оешмасы һәм "Штаб" Креатив пространствосы генераль партнерлыгында оештырылды.
Казанда бүген Россия ФАСының укыту-методик үзәгендә оештыручысы Россия монополиягә каршы хезмәте булган «Икътисади концентрациягә контроль һәм товар базары торышына анализ ысуллары» III Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе булды.
2017 елның 14 мартында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖдә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә «Кама инновацион территориаль-производство кластеры» Коммерция булмаган партнерлык» Ассоциациясе Коллегиясенең чираттагы утырышы булды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестицион эшчәнлек һәм регионара элемтә буенча Агентлык» ДУП (алда - «Дәүләт заказы буенча агентлык» ДУП) белән бергә атна саен түбәндәге темалар буенча уку семинарлары уздыра.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов 13 апрельдә Яр Чаллыга эш визиты кысасында эшмәкәрләр белән очрашты. Эшмәкәрләр белән очрашу «Яр Чаллы шәһәре бизнес-инкубаторы» ГБУда булды.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә 2017 елның 14 июнендә Берлин шәһәрендә (Германия) Россия урта һәм кече предприятиеләренең 11нче Икътисади форумы узуы турында хәбәр итә.
Салым декларациясен Татарстан халкы өйдән чыкмыйча гына бирә ала. Моның өчен Россия федераль салым хезмәте сайтында "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты "ннан файдаланырга мөмкин.
"Сервис ярдәмендә НДФЛ салым декларациясен интерактив режимда тутырып була. Электрон имза куелган декларация салым органына җибәрелә һәм аның статусын карап тору өчен ачык кала", – дип сөйләде ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.
13 апрельдә Мәскәүдә Россия экспорт үзәгенең «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча белем программасы региональ тренерларын укыту тәмамланды .
13 апрельдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваның Менделеевск моношәһәрендә яңа инвестиция проектларны гамәлгә ашыру буенча кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан муниципаль берәмлекләр һәм Россия Федерациясе субъектлары бюджеты чыгымнарын финанслауга «Моношәһәрләр үсеше фонды» НОга заявкалар әзерләү буенча Менделеевск районы башлыгы киңәшчесе Лилия Нургатина белән очрашуы булды.