Тышкы икътисади банк (ВЭБ) һәм Стратегик инициативалар Агентлыгы (АСИ) Россиянең 23 регионында регионнарның бизнес-идеяләрен финанс ресурслары белән турыдан-туры тоташтырырга мөмкинлек биргән һәм бу секторның актив үсешенә китергән инвестицион проектларны җәлеп иткән яңа технологияләрен гамәлгә ашыра.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Саха Республикасы (Якутия) делегациясе белән очрашу булып, аның составына Саха Республикасы Инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов, Саха Республикасы инвестицион үсеш агентлыгының генераль директоры вазифасын башкаручы Юлиана Диряхова, «Якутия» Технопаркы» ГАУ директоры Антон Семенов һәм ЦентрДомСтрой ЧҖҖ компаниясе вәкилләре керде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов уздырды.
Конкурс «НТИ үсеше» конкурсы икътисадны модернизацияләү һәм Россиянең инновацион үсеше буенча Россия Президенты каршындагы Совет президиумы хуплаган НТИ юл картларын гамәлгә ашыру максатыннан НИОКРны яклауга юнәлтелгән.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярашлы закон проектын агымдагы елда ук эшләргә җыена.
18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең I Съезды кысасында «Предприятиенең сәүдә-закупка эшчәнлеге. Процессларны автоматлаштыру. Дәүләт закупкалдары. IT-технологияләр» 5нче секция үз эшен алып барды.
19 апрельдә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәт йортында Үзәк Россиядә регионнарның инфраструктур проектларына кызыксыну уяту өчен шартлар тудыру мәсьәләсенә багышланган форум була. Чара Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте ГЧП үсеше Үзәге белән бергә стратегик инициативалар Агентлыгы һәм Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Түбән Камада Түбән Кама муниципаль районы һәм «Закамье» регионы эшмәкәрләренең Беренче Съезды уза .
2007 елдан 2016 елга кадәр гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашкан коммерция булмаган оешмаларына дәүләт яклавы күрсәтү буенча конкурслар берничә оператор тарафыннан оештырылды. Агымдагы елда Россия Федерациясе Президентының 2017 елның 3 апрелендәге «2017 елда кеше һәм гражданин хокукын яклау өлкәсендә проектлар һәм социаль мөһим проектлар гамәлгә ашыручы гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә катнашучы комммерция булмаган һәм дәүләти булмаган оешмаларын дәүләт яклавы белән тәэмин итү турында» 93-рп күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә бердәм оператор – Президент грантлары фонды расланган.
Россия Федерациясе Җәмәгать палатасы 24-25 апрельдә Казан шәһәрендә н «Бергәлек» актив гражданнар форумын уздыра, ул традиция буенча бер мәйданда өйрәтү, актуаль социаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләү өчен региональ власть, социаль җаваплы бизнес, җәмәгать оешмалары һәм СМИ вәкилләрен җыя.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршындагы «Эшмәкәрлекне яклау фонды» НОның Татарстан Республикасы экспортны яклау үзәге җитәкчесе Ульяна Ануфриева «Россия экспорт үзәге» Акционерлык җәмгыятенең «Экспорт мәктәбе» АНО ДПОда «Экспортерлар өчен онлайн сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча укуларны уңышлы узып, әлеге курс буенча аккредитацияләнгән тренер булды.