ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 12 мартындагы «Татарстан Республикасында фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-консрукторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр нәтиҗәләрен дәүләт исәпләве һәм саклауның бердәм системасы  положениесен раслау турында» 133нче карарын гамәлгә ашыру кысасында  21 апрельдә 9.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында  (Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55, 429нчы кабинет) Татарстан Республикасы фәнни-тикшеренү, тәҗрибә-конструкторлык һәм гражданлык билгеләнешендәге технологик эшләр дәүләт заказчылары (алда – НИОКР).

 

2017 елның 20 апрелендә Мәскәүдә «Россия Бүген» МИАда  (Зубовский б-ры, 4нче йорт) «Pынoк Цeнныx Бумaг» журналы оештырган «Россиядә инвестицияләр» VIII форумы уза. 

 

Бүген Казанда Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов рәислегендә алдан баручы социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә заявкаларны карау буенча республика комиссиясе утырышы булды.  Нәтиҗәдә «ТатКлиматМаш» һәм  «Венские вафли»  компанияләрнең инвестиция проектлары хупланды. 

 

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлеген яклау фонды» НО «Социаль проектлау һәм социаль проектлар белән идарә итү» профессиональ әзерлек программасы буенча өйрәтү өчен социаль юнәлештәге коммерция булмаган оешмалар вәкилләрен җыя башлады.

 


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

РФ Икътисади үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында  («социаль эшмәкәрлек» аңлатмасын ныгыту өлешендә)»  федераль закон проектын җибәрде.

 

Космонавтика көнендә, 12 апрельдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формалары үсешенә ярдәм Фонды һәм КНИТУ-КАИ ярдәмендә «Хакатон-2017» Бөтенроссия чарасының икенче этабы уздырылды.

 

2008 елның 26 декабрендәге «Дәүләт контроле (күзәтчелек)  һәм муниципаль контроль алып барганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокукын яклау турында» 294-ФЗ Федераль закон таләпләренә һәм шулай ук  «Контроль һәм күзәтчелек эшчәнлеге реформасы» Өстенлекле программасына ярашлы рәвештә  25 апрельдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенең хокукый кулланыла торган практикасы нәтиҗәләрен халык белән бергә карау була. Чараны уздыру урыны: Казан Федераль Университетының икътисад һәм финанслар институты актлар залы (Казан шәһ., Бутлеров ур., 4нче йорт).

 


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Красноярскида 2017 елның  20сеннән 22 апрельгә кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Красноярск икътисад форумы 2017 уздырыла. Аның төп  тематик юнәлешләре булып «Дәүләт идарәсе», «Кеше капиталы һәм  социаль сәясәт», «Эшмәкәрлек», «Технологик үсеш һәм өлкәләр үсеше», «Пространстволы үсеш», «Тышкы чакырулар һәм интеграция» һәм шулай ук «Экология» торачак. Форум программасы кысасында «Инновацион кластер-лидерлар: үсеш приоритетлары» баш миенә штурм булачак.

 

Яр Чаллы 13 апрельдә эшмәкәрләр өчен «Россия Бизнесы геройлары» форумы узган Татарстан Республикасының беренче шәһәрләренең берсе булды. Вакыйганың оештыручысы «Эшмәкәрлек фабрикасы» һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының мәгариф проекты булды.

 

 Бишкекта (Кыргызстан Республикасы) 2017 елның 11еннән 13 апрельгә кадәр  «FoodexpoKyrgyzstan 2017» Халыкара махсуслаштырылган азык сәнәгатенең беренче күргәзмәсе була .

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International