13 апрельдә Мәскәүдә Россия экспорт үзәгенең «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы буенча белем программасы региональ тренерларын укыту тәмамланды .
13 регион вәкиле белем сессиясендә катнашты, аның кысасында алар электрон сәүдә (онлайн-сәүдә) коралы куллану юлы белән экспорт эшчәнлеген алып бару нигезләрен өйрәнде.
«Сессиядә катнашучыларның күпчелек өлеше 2016 елда Программаны гамәлгә ашыруга кушылган регионнарны күрсәтте, - дип комментарий бирә РЭЦ экспорт мәктәбе генераль директоры - РЭЦ белем бирү Программасы операторы Алиса Никитина, - Узган елда аларга безнең Программаның сигез база курсы буенча белем бирелде. Һәм хәзер алар гамәлдәге экспортерлар запросы буенча эшләнгән яңа тугызынчы курс буенча укыдылар. Әлеге курсны 2017 елның маенда 13 регионда узарга мөмкин булачак, дистанцион курс 2017 елның июненнән башлап бөтен регионнарда да түбәндәге сайтта бирелә: www.exportedu.ru».
РЭЦ Белем бирү программасының «Экспортерлар өчен онлайн-сәүдә мөмкинлекләре» курсы ВЭД өлкәсендә Россия һөнәри белем бирү өлкәсендә уникаль булып тора. Структурага салу һәм системалы информация тыңлаучыга Интернетта бизнес алып баруның барлык аспектларын һәм актуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, экспорт онлайн-сделканың барлык этаплары белән танышырга мөмкинлек бирә.
«Экспортка юнәлтелгән теләсә-кайсы предприятиегә онлайн-сәүдә экспортны үстерү өчен потенциаль корал булып тора, - дип сөйли курс авторы, РЭЦ электрон сәүдәсе буенча өлкән эксперт Армен Манукян. – ВЭДның классик формасыннан аермалы буларак, онлайн-сәүдәнең бәхәссез берничә өстенлеге бар, мәсәлән: сатып алучыга дөньяның теләсә-кайсы почмагында сатыла торган товарны тәкъдим итү мөмкинлеге, конкурс эшчәнлегенлә катнашмыйча да чит илләрдә партнерлар эзләү мөмкинелеге; экспорт эшчәнлеге башында чыгымнарны һәм рискларны киметү. Барлык үзенчәлекләрне без курска керттек һәм аны региональ тренерлар бизнеска трансляцияләчәк».
Материалны белүгә тест бирү һәм курсның бер өлешен тәкъдир итү кертелгән аттестация нәтиҗәсе буенча тренерлар кенәгәсе белем бирү сессиясендә катнашкан 18 кешегә бирелде. Шулай итеп, май аенда УК региональ эшмәкәрләр трансляцияләнүче онлайн-сәүдә аңлатмасы, аның модельләре, интернетта экспорт эшчәнлеген алып бару ысуллары, сатуны арттыру өчен маркетинг кораллары куллану, валюта операцияләрен исәпкә алган онлайн-сәүдә спецификасы һәм онлайн-экспортны оештыру методикасы белән таныша алачак.
Укуга язылу РЭЦ белем бирү программасы порталында ачык: www.exportedu.ru.
Россия экспорт үзәгенең, дәүләт үсеш институтының белем бирү программасы кече һәм урта эшмәкәрлек (МСП) экспортка юнәлтелгән региональ вәкилләрен экспорт эшчәнлеген алып бару нигезләренә өйрәтү өчен төзелгән. Программа экспорт эшчәнлегенең бөтен этапларын керткән 11 курстан тора. Бүгенге көнгә РЭЦ Белем бирү программасының регион-катнашучылары булып Россия Федерациясенең 35 субъекты тора. 2016 елда Программа 13 пилот регионда старт алды, ә 2017 елда программага 22 регион кушылды. Регионнарның бер өлеше магистратура студентлары өчен аерым программа җибәрү планлаштырган Плеханов исемендәге РЭУ белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую кысасында кушылды.
www.exportedu.ru белем порталында Программа турында өстәмә мәгълүмат, аның географиясе һәм мөмкин булган курслар турында белергә була.