13 апрельдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаеваның Менделеевск моношәһәрендә яңа инвестиция проектларны гамәлгә ашыру буенча кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү буенча чараларны гамәлгә ашыру максатыннан муниципаль берәмлекләр һәм Россия Федерациясе субъектлары бюджеты чыгымнарын финанслауга «Моношәһәрләр үсеше фонды» НОга заявкалар әзерләү буенча Менделеевск районы башлыгы киңәшчесе Лилия Нургатина белән очрашуы булды. Потенциаль резидентларның инвестиция проектлары һәм шулай ук юл һәм инженер-коммуналь инфраструктурасын төзү буенча мәсьәләләр каралды.