Эшкуарлыккка ярдәм һәм аны үстерү үзәгендә эшмәкәрләргә кредитны ничек рефинанслап булу, лизинг компанияләренең нәрсә тәкъдим итүләре һәм Татарстан Республикасы Гарантия Фондының нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләделәр
Уку-укыту семинарын "Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Марат Шакиров, МСП Банкның Казан шәһәрендә Вәкиллеге региональ директоры Илдар Зарипов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия Фонды" коммерциягә карамаган оешмасы директоры Тимур Темиргалиев алып барды.
Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Гарантия Фонды эше белән таныштылар. Тимур Темиргалиев сүзләренә караганда, Гарантия Фонды эшчәнлегендәге төп өстенлек – ике баскычлы система. Үзенчәлеге – Гарантия Фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең кирәк булмавында. Артык бирелгән сумма, ягъни кредит биргән өчен комиссия, шулай ук шактый түбән. Аерым алганда, моношәһәрләр резидентлары һәм "Түбән Кама" СИҮАБТ булачак резидентлары өчен Гарантия Фондында 0,75% ташламалы ставкасы каралган.
2018 елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлаулар көнендә теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнары игътибарына: бу очракта сез теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә аласыз. Моның өчен сезгә булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризаны алдан ук биреп куярга кирәк. 31 гыйнвардан башлап мондый гаризаны бөтен республика буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрләрнең (КФҮ) 54 офисының ("Минем документлар") теләсә кайсында, шулай ук яши торган халкы 1 мең кешедән артык исәпләнгән авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында бирергә мөмкин.
Шуңа игътибар итегез: гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый. Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гаризалар кабул итү КФҮдә 31 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр башкарыла.
КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 2017 ел йомгаклары буенча 1,2 трлн сумнан артык суммалык продукция төяп җибәрде. Комплексның база предприятиеләрендә уртача алынган файда бер кешегә 14,5 млн сум тәшкил итте. Мондый күрсәткечләрне кичә ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлары Советы утырышында җиткерделәр.
2018 елның 13 февралендә Мәскәүдә "Эшлекле Россия" гомумроссия иҗтимагый оешмасы мәйданнарында Технологик үсеш агентлыгы кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен үз мөмкинлекләрен күрсәтүне планлаштыра, аның кысаларында Агентлык үзенең эшчәнлеге, төп сервислары турында һәм нәтиҗәле технологик алымнар эзләүдә Россия компанияләренә булышлык күрсәтүе хакында, шулай ук фармацевтика, нефть химиясе һәм экология өлкәләрендә берничә югары технологик проект турында сөйләячәк.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 3 апрельдән алып 6 апрельгә кадәр Мәскәү шәһәрендә узачак (ЦВК «Экспоцентр») «MosBuild/WorldBuild Moscow 2018» халыкара төзелеш һәм бизәлеш материаллары күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Учитывая ограниченное количество мест, заинтересованных в участии предпринимателей, просим до 12 февраля 2018 года сообщить о своем решении в Центр поддержки экспорта РТ по тел. (843) 524-76-70 или по электронной почте tatexport@yandex.ru.
Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе Советының 2018 елның 29 гыйнварында булган Киңәйтелгән утырышында доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә «РЖД Логистика» АҖнең Түбән Новгородтагы филиалы Горький тимер юллары белән тыгыз хезмәттәшлектә Казаннан Кытайга тизләтелгән контейнерлар поездында Россия товарларын беренче тапкыр экспортка җибәрүне оештыруы турында хәбәр итә. Шулай итеп, логистика операторы Panda Land Bridge тимер юл буенча чимал булмаган экспорт сервисын Казаннан җибәрү мөмкинлеге белән киңәйтте.
Россия-Кытай-Россия юнәлеше буенча йөк ташулар күп соралганга күрә, Казан-Чэнду тизләтелгән контейнерлар җибәрү сервисын даими эшләтү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта «РЖД Логистика» чимал булмаган экспортны даими рәвештә Ворсино терминалыннан Даляньга (Россия аша) һәм Чэндуга (Монголия аша) алып барып җиткерүне гамәлгә ашыра. Узган елның декабрендә шулай ук Самарадан Пекинга контейнерлы поезд җибәрелгән иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында
Әгәр дә анда эшкарлык һәм башка эшчәнлек субъектлары яки аларны алып баруга ярдәм итүче субъектлар өчен кирәгеннән артык административ һәм башка чикләүләр һәм дә бурычлар кертә торган нигезләмәләр булса, шулай ук эшкарлык һәм башка эшчәнлек субъектларының һәм Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәдәге бюджетларының нигезсез чыгымнары барлыкка килүгә китерә торган нигезләмәләр тапсагыз, үзегезнең искәртүләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының җайга салу йогынтысын бәяләү секторына түбәндәге адрес буенча юллавыгызны үтенәбез: Nail.Madiev@tatar.ru.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм программасы кысаларында төзелгән "Медицина Фәне Үзәге" региональ медицина симуляторлары инжиниринг үзәгендә булып китте. Әлеге инжиниринг үзәге, алдынгы фәнни һәм җитештерү оешмалары белән берлектә эшләп, югары технологияле медицина җиһазларын уйлап табарга, шул исәптән медицина манипуляцияләре ясау күнекмәләрне шомарту өчен медицина робот-симуляторлары уйлап табарга һәм җитештерергә мөмкинлек бирә.
Владимир Путин операция залындагы симуляторга аерым игътибар бирде, анда хирурглардан алып анестезиологларга кадәр табиблар бригадасы һәм ярдәмче персоналның эше роботларда шомартыла иде, шулай ук эндоскопия белән карау симуляторлары, реанимация симуляторлары һәм педиатрия тәҗрибәсен шомарту өчен каралган роботлар да аның игътибарыннан читтә калмады. Сүз уңаеннан, "балалар" медицина симуляторларының Россиядә бердәнбер булган производствосы нәкъ менә "Медицина Фәне Үзәге" РИҮ базасында урнашкан.
2018 елның 28 маеннан алып 1 июненә кадәр Мәскәүдә дөньякүләм әһәмияткә ия вакыйга франчайзинг буенча Дөньякүләм совет утырышы һәм Бөтендөнья форумы була.
Moscow Franchise Expo 2018 Бөтендөнья форумы һәм күргәзмәсе үз мәйданнарына франчайзингтагы соңгы трендлар турында фикер алышу, укыту, контрактлар төзү һәм яңа концепцияләрне күрсәтү өчен алты меңнән артык катнашучыны җыячак.
Делегатлар, форумга һәм күргәзмәгә килүчеләр өчен катнашу түләүсез.
Адрес: Халыкара сәүдә үзәге, Мәскәү, Краснопресненская набережная, 12 нче йорт.