Казан - Чэнду (Кытай) юнәлеше буенча экспортка йөк ташулар ачылды

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренә  «РЖД Логистика» АҖнең Түбән Новгородтагы филиалы Горький тимер юллары белән тыгыз хезмәттәшлектә Казаннан Кытайга тизләтелгән контейнерлар поездында Россия товарларын беренче тапкыр экспортка җибәрүне оештыруы турында хәбәр итә. Шулай итеп, логистика операторы Panda Land Bridge тимер юл буенча чимал булмаган экспорт сервисын Казаннан җибәрү мөмкинлеге белән киңәйтте.
Россия-Кытай-Россия юнәлеше буенча йөк ташулар күп соралганга күрә, Казан-Чэнду тизләтелгән контейнерлар җибәрү сервисын даими эшләтү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта «РЖД Логистика» чимал булмаган экспортны даими рәвештә  Ворсино терминалыннан  Даляньга (Россия аша) һәм Чэндуга (Монголия аша) алып барып җиткерүне гамәлгә ашыра. Узган елның декабрендә шулай ук Самарадан Пекинга контейнерлы поезд җибәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International