Мәскәүдә 2018 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән максат күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг ясау комиссиясе эшче төркеменең чираттагы утырышы булды.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының 2012 елның 7 маендагы 696-606 номерлы указларында бирелгән йөкләмәләрнең докладлар тапшыруга каралган срокларга туры китерелеп үтәлүе барышы каралды.
Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шамсиев катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2018» программасы кысаларында субсидияләр бирүгә конкурс сайлавында катнашырга теләгән лизинг алучылары булган лизинг компанияләрен аккредитацияләү бара.
Документларны кабул итү дүшәмбедән алып пәнҗешәмбегә кадәр Мәскәү сәгате белән 9.00 алып 18.00 кадәр, җомга көнне 9.00 алып 16.45 кадәр түбәндәге адрес буенча башкарыла: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., (125 нче бүлмә). Телефон: (843) 236-04-83.
Лизинг компанияләренә, шулай ук конкурс сайлавында катнашучыларга түбәндәге мәгълүматны җиткерәбез: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына үзләренең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Субсидияләр рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" 2013 елның 19 июнендәге 416 номерлы карары таләпләренә туры килүләрен раслый торган документлар тапшырмаган лизинг компанияләре белән лизинг шартнамәләре төзегән эшкуарларның конкурска гаризалары каралмаячак.
"2017 - 2020 елларга Татарстан Республикасы территориясендә муниципаль дәрәҗәдә индустрия (сәнәгать) паркларын һәм сәнәгать мәйданчыкларын булдыру һәм үстерү" ярдәмче программасын һәм "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында 2017 елда Россиянең кредит оешмаларыннан алынган кредитлар буенча процентлар түләү белән бәйле чыгымнарны каплау буенча программа (алга таба - Программа) эшли башлады.
Программаның шартлары һәм тәртибе Министрлар Кабинетының 2017 елның 30 ноябрендәге 928 номерлы карары белән җайга салына.
Тулырак мәгълүмат алу өчен «ЦРПП МСП РТ» ДКУнә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан ш., Мәскәү ур., 55 нче й., 125 нче бүлмә (ТР Икътисад министрлыгы бинасы) яки кайнар линия телефоны аша: 8(843)524-90-90.
"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" XIV республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. Бәйгедә катнашуга Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясе төбәкләреннән физик затлар һәм чит ил гражданнары чакырыла. Конкурска Татарстан Республикасының фәнни-техник, икътисадый, социаль һәм гуманитар үсешендәге проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелгән проектлар кабул ителә.
Бәйгедә катнашуга кече эшкуарлык субъектлары булган физик һәм юридик затлар чакырыла.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 292-70-91, 570-39-27, 294-95-74.
"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 14 һәм 16 март көннәрендә Сербиянең Белград шәһәрендә узачак «Еxpo Russia Serbia 2018» 5 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашырга чакыра.
Урыннар исәбенең чикле булуын исәпкә алып, эшкуарларның катнашуында кызыксынучылардан үзегезнең теләгегез турында 2018 елның 1 февраленә кадәр (843) 524-76-70 телефоны яки tatexport@yandex.ru электрон почта адресы аша ТР экспортына ярдәм үзәгенә хәбәр итү, шулай ук экспозициягә кую өчен уйланган продукциянең тасвирламасын һәм фоторәсемен җибәрү сорала.
Хәзерге вакытта Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе уку порталы "Тикшерү-күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп коруда төп чаралар" темасы буенча ерактан торып белем алу мөмкинлеген бирә.
Әлеге укыту тикшерү һәм күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп коруда төп чараларга багышлана һәм контроль (күзәтчелек) органнарының эш принципларындагы мөһим яңалыкларны аңлатуны максат итә.
Сылтама буенча үтеп, укуларда теркәлә аласыз, һәм шунда ук аларны үтү мөмкинлеге каралган.
2018 елның 19 гыйнварында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатларының "Мәрхәмэт-Милосердие" берләшмәсе әгъзалары һәм республика муниципаль берәмлекләренең хатын-кыз депутатлары берләшмәләре җитәкчеләре өчен уку-укыту семинары булды.
Кереш сүз белән республиканың Дәүләт Советы рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның "Мәрхәмэт-Милосердие" берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова мөрәҗәгать итте.
Икътисад министрлыгыннан вәкил министр урынбасары Олег Пелевин булды.
Олег Пелевин үз чыгышында Стратегия-2030 ны гамәлгә ашыруның "Кеше капиталы" юнәлеше буенча төп нәтиҗәләре турында, шулай ук хәл ителергә тиешле бурычлар хакында сөйләде.
Семинарга йомгак ясалганнан соң, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
Инновацияләргә ярдәм фонды «КООПЕРАЦИЯ» программасы буенча кече предприятиеләрдән гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Программа кече предприятиеләр һәм Индустриаль партнерлар арасында партнерлыкны НИОКР үтәү кысаларында үстерүгә юнәлтелгән.
Грант күләме, әгәр бюджеттан тыш акчалар хисабына грант суммасының кимендә 100 проценты финанслашса, иң күбе 25 млн. сум тәшкил итәчәк. Финанслашу грант алучы тарафыннан (үз акчалары һәм/яки җәлеп ителгән акчалар исәбеннән) һәм/яки Индустриаль партнер тарафыннан тәэмин ителергә мөмкин.
Гаризаны АС Фонла-М системасы аша 2018 елның 26 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча бирергә мөмкин: http://online.fasie.ru
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында 2018 елның 19 гыйнварында Татарстан Республикасының Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Зеленодольск моношәһәрләрендә төзелгән социаль-икътисадый үсеше алдан билгеләнгән территорияләрнең (СИҮАБТ) эшләве мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 22 декабрендәге карарлары белән Түбән Кама, Зеленодольск һәм Чистай моношәһәрләре территорияләрендә төзелгән СИҮАБТнең үсеше һәм эшләвенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
2011 елда "Аерым төр юридик затлар тарафыннан товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алу турында" 2011 елның 18 июлендәге 223-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителгән иде, шул вакыттан башлап ул беренче редакциядәге тугыз биттән күләме ягыннан өч тапкырга зурайды. Аерым нигезләмәләрен төгәлрәк ачу өчен Хөкүмәт күпсанлы карарлар һәм күрсәтмәләр чыгарды һәм чыгаруын дәвам итә. Декабрьдә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән төп үзгәрешләрдән түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк: катнашучылары буры тик кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан гына гыйбарәт булачак сатып алулар Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган исемлектәге электрон кырларда гына һәм законнарда билгеләнгән ысулларның берсе белән генә (конкурс, аукцион, тәкъдимнәрне сорату, котировкаларны сорату) үткәрелә алачак.