Эшкуарлыккка ярдәм һәм аны үстерү үзәгендә эшмәкәрләргә кредитны ничек рефинанслап булу, лизинг компанияләренең нәрсә тәкъдим итүләре һәм Татарстан Республикасы Гарантия Фондының нинди мөмкинлекләр бирүе турында сөйләделәр
Уку-укыту семинарын "Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Марат Шакиров, МСП Банкның Казан шәһәрендә Вәкиллеге региональ директоры Илдар Зарипов һәм "Татарстан Республикасы Гарантия Фонды" коммерциягә карамаган оешмасы директоры Тимур Темиргалиев алып барды.
Семинарда катнашучылар Татарстан Республикасының Гарантия Фонды эше белән таныштылар. Тимур Темиргалиев сүзләренә караганда, Гарантия Фонды эшчәнлегендәге төп өстенлек – ике баскычлы система. Үзенчәлеге – Гарантия Фондына турыдан-туры мөрәҗәгать итүнең кирәк булмавында. Артык бирелгән сумма, ягъни кредит биргән өчен комиссия, шулай ук шактый түбән. Аерым алганда, моношәһәрләр резидентлары һәм "Түбән Кама" СИҮАБТ булачак резидентлары өчен Гарантия Фондында 0,75% ташламалы ставкасы каралган.