ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

"Татарстан Республикасы эшкуарлыгына ярдәм фонды" коммерциягә карамаган оешмасының Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен 2018 елның 17 апрельдән алып 19 апрельгә кадәр Кыргызстанның Бишкек шәһәрендә узачак  «Food Expo Kyrgyzstan» 2 нче Халыкара махсуслаштырылган азык-төлек индустриясе күргәзмәсендә  катнашырга чакыра.

Урыннар исәбенең чикле булуын исәпкә алып, катнашырга теләгән эшкуарлардан үзегезнең карарыгыз турында 2018 елның 12 февраленә кадәр, tatexport@yandex.ru электрон почта адресы хат юллап яки +7 987 225 04 58 телефонына шалтыратып,  ТР экспортына ярдәм үзәгенә хәбәр итү сорала. Татарстан Республикасы экспортына ярдәм үзәге Татарстан Республикасының экспортка эшли торган кече һәм урта эшкуарлык субъектларының төрле форматтагы халыкара күргәзмәләрдә катнашуын оештыра, эшкуарларга үз продукциясен чит ил базарларына чыгарырга тәкъдим итә һәм потенциаль партнерлар эзләүдә булышлык күрсәтә. Күрсәтелә торган хезмәтләр турында тулырак мәгълүматны http://export-rt.ru сайтыннан алырга мөмкин.  

"Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм индивидуаль эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законга һәм "Эшчәнлекнең кайбер төрләрен лицензияләү турында" Федераль законның 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" федераль закон проекты "Тикшерү һәм күзәтү эшчәнлеген үзгәртеп кору" өстенлекле программасы чаралары кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашыру тәртибен камилләштерүне максат итә.

Лицензия контролен хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында, проектта лицензия контролен оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе билгеле бер эшчәнлек төрен лицензияләү турындагы нигезләмәдә карала дип билгеләргә тәкъдим ителә.

План буенча тикшерүләр үткәрелә торган тикшерелергә тиешле субъектларның хокукларына гарантияләр билгеләү өчен контроль чараларының аерым юридик затка, индивидуаль эшкуарга карата үткәрелә алмавын һәм гади тикшерүне алыштырырга тиеш булмавын билгеләү тәкъдим ителә.

3 февральда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Kohler (АКШ) компаниясе вәкилләре белән очрашты. 

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды, Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты. 

Искәртик, Kohler компаниясенә 1873 елда нигез салынган һәм дөньяда сантехника җитештерүчеләрнең беренче унлыгына керә. Очрашуда яклар "Алабуга" МИЗ территориясендә ванналар һәм кухнялар өчен сантехника производствосын ачу мөмкинлеге турында сүз барды. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан компаниягә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер. 

Татарстан Президенты искәрткәнчә, Татарстанның төрле чит ил компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. 

Без төбәккә АКШ капиталын җәлеп итү яклы һәм үзара файдалы хезмәттәшлеккә шат булабыз, диде Рөстәм Миңнеханов. 


2
февраль, 2018 ел
җомга

Эшкуарлар ташламалы кредитны 15 банкта алырга мөмкин: Банк ВТБ, Сбербанк, "Россельхозбанк", "Банк Акцепт", "Альфа-банк", КБ "Ассоциация", Банк "Левобережный", "Банк Интеза", "Запсибкомбанк", МСП Банк, СКБ Приморья "Примсоцбанк", "РосЕвроБанк", "Банк "Санкт-Петербург", РНКБ Банк, ТКБ Банк.

Федераль бюджеттан аларга бирелә торган субсидияләр өстенлекле тармакларда проектларны гамәлгә ашыруга кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ташламалы ставка буенча бирелгән кредитлар буенча алып бетерә алмаган керемнәрне каплауга каралган.

Кредитлар өстенлекле тармакларга караган проектларга биреләчәк.

Проектларын моношәһәрләрдә һәм Ерак Көнчыгыш федераль округы регионнарында гамәлгә ашыручы эшкуарлар  программада махсус шартларда катнаша ала.
 

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге башлану турында хәбәр итү процедурасын төгәлләштерү хакында закон проекты кертелгән. Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән закон проектында каралганча, күрсәтелгән үзгәрешләрне Россия Федерациясе  Торак кодексының 20 статьясына кертү тәкъдим ителә.

Закон проектында күпфатирлы йортларга идарә итү эшчәнлеге башлану турында хәбәрнамә тапшырырга тиешле субъектлар исемлегеннән идарәче оешмаларны, аларга карата лицензия контроле үткәрелгәнгә күрә, төшереп калдыру каралган. Шулай итеп, эшчәнлек башлау турында торак милекчеләре ширкәтләре, торак һәм башка махсуслашкан кулланучылар кооперативлары хәбәр итәргә тиеш була.

Закон проектын кабул итү дәүләт торак күзәтчелеген камилләштерү өчен башкарыла.

Закон проекты Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 25 гыйнварында узган утырышында каралган һәм хупланган.

Федераль закон проекты тексты белән, сылтама буенча үтеп, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтында танышырга мөмкин: http://sozd.parlament.gov.ru/bill/377526-7


1
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елның гыйнвар-декабрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтинг әзерләнде.

2017 елның гыйнвар-ноябрь айлары буенча гомуми рейтингта Казан ш. (1 урында), Әлмәт (2 урында) һәм Түбән Кама (3 урында) муниципаль районнары лидирлык позицияләрен алды.

Рейтинг белән тулырак итеп "Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре" бүлегендә "Территориаль үсеш" бүлекчәсендә танышырга мөмкин.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «РМА Рус» Германия компаниясе генераль директоры Томас Эгон Плохер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Чарада ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президентының Дәүләт-хокукый идарәсе башлыгы Лариса Глухова, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты. 

Искәритк, 2014 елдан  "Алабуга" МИЗ территориясендә  газ чыгару сәнәгате өчен шарлы краннар җитештерүче «РМА Рус» заводлы эшләп килә. 

Рөстәм Минңеханов һәм Томас Эгон Плохер җитештерү барышы, алга таба предприятие мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

Бер ел элек Россия, 12 нче урыннан 25 нче урынга төшеп, берьюлы берничә позицияне югалткан иде.

Энергия чыганакларына бәяләрнең төшүе һәм санкцияләр кертелү илгә үз позицияләрен кайтарырга комачаулады.

2018 елда АКШ алты елга беренче тапкыр лидерлар унлыгына керә алмаган.

Позицияләренең начарлануына югары белемнең нәтиҗәлелеге кимү сәбәп булган.

Беренче һәм икенче урыннар узган елдагыдан үзгәрешсез калган: топ лидеры

– Көньяк Корея, икенче урында – Швеция. Өченче урында –

югары белемнең югары нәтиҗәлелеге һәм популярлыгы хисабына өч урынны сикертеп узган Сингапур.

 

"Татарстан Республикасының уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының 60 еллыгы җиткәндә Бөтенроссия уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыятенең (БУРҖ) мәгълүмат-аналитика үзәге "Татарстан Республикасы: новаторлык һәм инновацияләр лидеры (Уңай тәҗрибә, проблемалар)"  материалын әзерләде.

Әлеге материал буклет рәвешендә эшләнгән, анда республика хакимиятләренең  уйлап табучылар һәм рационализаторлар бергәлеге белән үзара хезмәттәшлегенең уңышлы тәҗрибәсе турында мәгълүмат бар, шулай ук Татарстан Республикасының инновация эшчәнлеген үстерү һәм интеллектуаль милеккә идарә итү өлкәсендәге иң яхшы практикаларына һәм тәҗрибәләренә анализ ясала.

БУРҖ әлеге материалны туплаганда Татарстан Республикасы хакимияте органнарының һәм  "Татарстан Республикасының уйлап табучылары һәм рационализаторлары җәмгыяте" иҗтимагый оешмасының рәсми сайтларындагы ачык мәгълүматлардан файдаланган.

Күрсәтелгән мәгълүмат-аналитика материалы белән сылтама буенча үтеп танышырга мөмкин.


31
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 30 гыйнварында Мәскәүдә Россия Федерациясе Дәүләт советы эшче төркеменең беренче утырышы булды, анда Россия Федерациясе Дәүләт советы утырышына әзерлек мәсьләләре турында фикер алыштылар. Әлеге утырышның темасы "Россия Федерациясе субъектларының Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерүгә ярдәм буенча эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре" булачак.

Очрашу Левитин Игорь Евгеньевич – Россия Федерациясе Дәүләт советы секретаре, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Бречалов Александр Владимирович – эшче төркем җитәкчесе, Удмурт Республикасы Башлыгы, Артемьев Игорь Юрьевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе, Пузыревский Сергей Анатольевич – Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары, редакция төркеме җитәкчесе катнашында үтте.

Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International