31 гыйнвардан башлап Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәкләр тавыш бирү урынын сайлау турындагы гаризалар кабул итә башлый

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

2018 елның 18 мартында узачак Россия Президентын сайлаулар көнендә теркәлү урыны буенча була алмаган Россия Федерациясе гражданнары игътибарына: бу очракта сез теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирә аласыз.  Моның өчен сезгә  булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында  гаризаны алдан ук биреп куярга кирәк. 31 гыйнвардан башлап мондый гаризаны бөтен республика буенча урнашкан күпфункцияле үзәкләрләрнең (КФҮ) 54 офисының ("Минем документлар") теләсә кайсында, шулай ук яши торган халкы 1 мең кешедән артык исәпләнгән авыл җирлекләрендә оештырылган КФҮ өстәмә офисларында бирергә мөмкин. 

Шуңа игътибар итегез: гариза сайлаучының шәхсән үзе тарафыннан паспортын күрсәтеп тапшырыла, һәм гаризаны бары тик бер тапкыр тапшырырга ярый. Булу урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында  гаризалар кабул итү КФҮдә 31 гыйнвардан алып 12 мартка кадәр башкарыла.

КФҮ офислары адреслары һәм аларның эшләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат белән республика КФҮнең http://mfc16.tatarstan.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Булачак тавыш бирүләр турында белешмәләр, шул исәптән сайлау комиссияләренең адреслары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенең http://www.cikrf.ru/ сайтына урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International